В Союзе торговых предприятий РТ
17.08.2023
Продолжаем тему онлайн-продаж алкоголя с доставкой.12.04.2023
ВЫБРАТЬ ВЕРНЫЙ ПУТЬ19.12.2022
Наши поздравления!
Календарь мероприятий
Поздравление муфтия РТ Камиля хазрата Самигуллина с наступлением праздника Мавлид ан-Наби
24.12.2015
Ас-саляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху!
От имени Духовного управления мусульман Татарстана и от себя лично искренне поздравляю всех мусульман с праздником Маулид ан-Наби!
Маулид ан-Наби — одна из ночей, возвеличивающих ислам. Именно в эту ночь родился последний пророк для всего человечества Мухаммад (салляллаху алейхи вассалям). Датой рождения нашего Пророка считается ночь между 11 и 12 днем месяца Рабигуль авваль 571 года по григорианскому летоисчислению.
Наш достопочтенный Пророк (салляллаху алейхи вассалям) отличался своей щедростью, хорошим нравом, терпеливостью и образованностью. Именно он донес до всех людей свет Благородного Корана и нравственность ислама.
Всевышний возвеличил нашего Пророка (салляллаху алейхи вассалям) тем, что ему снизошел Коран, и повелел ему: «Скажи: «Это — милость и милосердие Аллаха». Пусть они возрадуются этому, ибо это лучше того, что они накапливают» (Сура «Юнус», 58 аят).
Наставления, хадисы любимого Пророка Мухаммада (салляллаху алейхи вассалям) учат нас жить так, как велел Всевышний, быть милосердными, идти прямой дорогой. Большая милость Всевышнего для нас в том, что Он послал нам нашего Пророка.
Посланник Всевышнего был послан миру как милость. В Коране в 107 аяте суры «Пророки» об этом говорится: «Мы отправили тебя только в качестве милости к мирам».
Маулид ан-Наби — время искренней радости приходу в этот мир Пророка Всевышнего. В эту ночь считаются желательными такие действия, как раздача милостыни, чтение дуа, салаватов. Один из богословов сказал: «Каждый, кто возвеличивает Маулид, способствует оживлению ислама».
Пусть Всевышний одарит каждого Своей милостью и позволит жить, придерживаясь сунны нашего Пророка (салляллаху алейхи вассалям)! Амин!
Председатель ДУМ РТ, муфтий Камиль хазрат Самигуллин
Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Мәүлид ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Чөнки бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган вакыты миляди исәпнең 571 нче елына туры килә, рәбигыләүвәл аеның 11-12 нче көннәре арасындагы кичә дип исәпләнелә.
Сөекле Пәйгамбәребез кешеләрнең иң юмарты, иң күркәм холыклысы, иң сабыры һәм иң мәгърифәтлесе булган һәм ул бар кешелек дөньясына Коръән нурын, ислам әхлагын җиткергән. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә!” (“Юныс”сүрәсе, 58 аять).
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең игелекле үгет-нәсихәтләре, хәдисләре Раббыбыз кушканча яшәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, туры юлдан барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе – безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате.
Аллаһ Рәсүле бар галәмгә рәхмәт буларак җибәрелгән. Коръәндә “Әнбия” сүрәсенең 107 нче аятендә бу хакта: “(Ий, Мөхәммәд!) без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек”, - дип әйтелә.
Мәүлид - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Бу кичәдә сәдакаләр бирү, догалар кылу, салаватлар әйтү саваплы гамәлләрдән санала. “Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә”, – дип әйткән дин белгечләре.
Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде! Амин.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин